- РУС
- ТАТ
микробиолог, медицина фәннәре докторы (1962), профессор (1964)
1898 елның 7 ноябре, Казан губернасы Козьмодемьянск шәһәре — 1990 елның 18 октябре, Казан.
Е.Ф.Аристов шәкерте.
Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1925), Зөя кантонында санитария табибе булып эшли.
1929 елдан — Төбәк микробиология институтында; 1932–1936, 1943–1972 елларда Казан ГИДУВында, микробиология кафедрасы мөдире (1964 елдан).
1936–1941 елларда Хәрби-медицина академиясенең микробиология кафедрасында (Ленинград).
Бөек Ватан сугышы елларында Казандагы эвакогоспитальдә табиб-бактериолог. Казан Эпидемиология һәм бактериология фәнни-тикшеренү институтында гангренаны дәвалау өчен сыркынды әзерләп чыгаруны оештыра (1941–1945).
Хезмәтләре гангренаны дәвалау һәм кисәтү өчен сыркынды табу технологиясенә карый. Газлы гангренаны кисәтүдә антибиотикларның ролен, анаэроб инфекцияләр патогенезын, яраларның микроблар ассоциациясен, дифтерия интоксикациясен өйрәнә.
Бөтенсоюз эпидемиологлар, микробиологлар, инфекционистлар җәмгыятенең Казан филиалы рәисе (1965–1972).
Медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
О роли микробных ассоциаций при экспериментальной газовой гангрене // Тр. Казан. НИИ эпидемиологии и микробиологии. 1949. Вып. 1;
Адреналовая функция хромафинного аппарата надпочечников при экспериментальной дифтерийной интоксикации // Тр. Казан. ГИДУВа. 1958. Т. 13;
Материалы к патогенезу дифтерийной интоксикации. К., 1962.
Профессор Клавдия Фёдоровна Фирсова // Казан. медицина журн. 1979. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.