Биографиясе

1885 елның 21 марты, Орёл губернасы Ливин шәһәре — 1918 елның 30 ноябре, Петроград.

Хәрби-медицина академиясен тәмамлаганнан соң (1878, Санкт-Петербург), шунда ук, акушерлык һәм гинекол. кафедрасы каршында калдырыла (1883 елда Германиядә стажировкада була).

1885 елдан Казан университетының акушерлык һәм хатын-кызлар авырулары кафедрасында, ординар профессор (1892 елдан), шәрәфле лейб-акушер (1902 елдан), атказанган профессор (1904).

1899 елдан Санкт-Петербургта: Хатын-кызлар медицина институтының акушерлык һәм хатын-кызлар авырулары кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Петербург бала тудыруда булышлык күрсәтү йорты директоры.

Хезмәтләре оператив акушерлыкка, онкологиягә карый. Казан университеты клиникасында хирургия практикасына асептика куллануны кертә.

Табибләрнең Петербург акушерлык-гинекология җәмгыяте рәисе (1909).

Хезмәтләре

К патологии и терапии фаллопиевых труб // Врач. 1885. № 43, 47, 49; 34 чревосечения // Врач. 1888. № 1–3; 

Оперативное акушерство. К., 1892.