- РУС
- ТАТ
нейрорентгенолог, медицина фәннәре докторы (1949), профессор (1950), ТАССРның, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1968, 1973)
1908 елның 7 марты, Казан губернасы, Чистай өязе Шахмай авылы — 1990 елның 8 мае, Казан.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1933), Балтач районы Чепья хастаханәсе мөдире булып эшли.
1934–1938 елларда Юдино районы Юдино тимер юл станциясе поликлиникасы табибе.
1938 елдан Казан ГИДУВында: 2 нче хирургия кафедрасында (бер үк вакытта, 1941–1945 елларда, 1673 нче эвакогоспиталь һәм 361 нче хәрби госпитальләрдә рентгенология бүлеге башлыгы), 1945 елдан рентгенология кафедрасында, 1950–1953 елларда дәвалау факультеты деканы, 1953 елдан рентгенология һәм радиология кафедрасы мөдире, 1982–1984 елларда профессор-консультант.
Хезмәтләре нейрорентгенология өлкәсенә: баш мие шешләренә рентген ярдәмендә диагноз куюга, борынның өстәмә куышлыклары авыруларын, баш сөяге-баш миенең ябык җәрәхәтләрен дәвалау ысулларына карый.
ТАССР Рентгенологлар һәм радиологлар җәмгыяте рәисе (1953–1983).
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Рентгенодиагностика опухолей головного мозга. К., 1967;
Череп и мозг в рентгеновском изображении. К., 1971;
Рентгенодиагностика последствий закрытой черепно-мозговой травмы.К., 1985(автордаш).
Профессор Мидхат Харисович Файзуллин: Некролог // Казан. медицина журн. 1990. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.