Биографиясе

1875 ел, Самара губернасы, Никольск өязе Улика авылы – 1952 ел, Тәтеш шәһәре.

1899 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый.

1899 елдан Казан губернасы Краснококшай өязе пыяла фабрикасында сәламәтлек саклау пункты табибе, 1902 елдан земство табибе, 1919 елдан район хастаханәсе (Тәтеш шәһәре) баш табибе.

Тикшеренүләре трахоманы дәвалауга һәм аны булдырмауга, хирургия практикасындагы катлаулы очракларга карый.

Бүләкләре

Татарстанның Социалистик төзелеш батыры (1934). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Тәтеш шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.