Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 142 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 1755 елда нигез салына.

Халкы – 35,8 мең кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2325 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Губаха шәһәренә татарлар 1905 елда килеп урнаша; шул вакытта җирле тау токымнарын эшкәртү заводында меңнән артык татар эшкә яллана. Завод хуҗасы алар өчен мәчет һәм мәктәп салдыра.

1926 елда татарлар саны 1210 кеше (барлык халыкның 18%) тәшкил итә.

Хәзерге вакытта шәһәрдә ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә. «Бәхет» татар ансамбле эшли.

1999 елдан мөселманнар берләшмәсе эшли. 2009 елда яңа мәчет ачыла, аның каршында мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә:

  • рәссам, шагыйрь Х.Н.Латыйпов,
  • актер, ТРның халык артисты И.И.Фәхретдинов,
  • футболчы, СССРның атказанган спорт остасы В.Н.Һидиятуллин туган.

3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалерлары М.Г.Ганиев һәм Ә.Х.Мөбәрәкшин, техник фәннәр докторы Д.Г.Закиров, Россиянең атказанган шахтеры, Губаха шәһәренең почетлы гражданы В.Н.Мирсәлимовның тормышы һәм эшчәнлеге Губаха шәһәре белән бәйле.

Губаха районында режиссер, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.М.Заһидуллин туган.