Даими (гарнизон, округ) һәм сугыш чорында ачылган (эвакуация, күчмә-кыр, яралыларны төркемләп аеру, махсуслаштырылган) госпитальләргә бүленәләр.

Бөек Ватан сугышы башлану алдыннан Кызыл Армиядә яралыларны этаплап дәвалап, шуннан соң билгеләнгән тәртиптә эвакуацияләү принцибы буенча В.А.Оппель тарафыннан эшләнгән (1916 ел) һәм Б.К.Леонардов тәкъдим иткән (1931 ел) төзек дәвалау-эвакуацияләү системасы барлыкка килә. Җиһазландырылган армия, фронт һәм тыл госпитальләре базасы, квалификацияле белгечләр булган шартларда әлеге принципның максатка ярашлылыгы Хасан күле (1938 ел) һәм Халхин-Гол елгасы (1939 ел) буендагы бәрелешләр, Финляндия белән сугыш (1939–1940 еллар) тәҗрибәсендә раслана.

Бөек Ватан сугышы башында республикада 186 табиб һәм 5,5 меңнән артык урта медицина персоналы исәпләнә; кыска гына вакыт эчендә ТАССРда 50 мең ятак-урынга исәпләнгән 59 эвакуация госпитальләре корыла һәм җиһазландырыла, аларда 334 меңләп яралы дәвалау курсы уза.

Көнбатыштан көнчыгышка таба су юллары һәм тимер юллар кисешкән уңайлы географик урыны, икътисади үсеш дәрәҗәсе, яхшы җиһазландырылган клиникалар базасы, ГИДУВта, медицина һәм стоматология институтларында тупланган югары квалификацияле медицина кадрлары булу аркасында 1941 елның июлендә үк Казан иң зур хәрби-дәвалау үзәкләре исәбенә керә.

Эвакуация госпитальләрен булдыру өчен клиникалар, институтлар, мәктәпләр, мәдәният сарайлары, клублар, тулай тораклар, кунакханәләр, шифаханәләр һәм ял йортлары урнашкан 70 тән артык иң яхшы бина файдаланыла, алар тиз арада госпитальгә кирәк булганча җиһазландырыла.

1941 елның июлендә эвакуация госпитальләрендә ятаклар саны — 5, 1942 елның февралендә 8 тапкыр арттырыла. Сугышның 10 нчы көнедә үк эвакуация госпитальләре беренче яралыларны кабул итә. Татарстанның иң яхшы 10 госпитале медицина персоналы белән бергә фронт яны полосаларына күчерелә. ТАССРда эвакуация госпитальләрен формалаштыру 1943 елның сентябренә төгәлләнә. Гомумхирургия һәм терапия госпитальләре белән бергә, Казанда махсуслаштырылган казналык-йөз, нейрохиругия, офтальмология, оториноларингология госпитальләре һәм башкалар үз эшләрен башлап җибәрә.

Госпитальләр базасында Казан галимнәре һәм дәвалаучы табибләр фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар. 1942 елның 1 июлендә хәрби медицина буенча 132 тикшеренү тәмамлана.

Госпитальләрдә шәһәрнең әйдәүче белгечләре — профессорлар А.Ф.Агафонов, В.Е.Адамюк, М.П.Андреев, А.В.Вишневский, Б.А.Вольтер, И.В.Домрачев, В.И.Катеров, Л.А.Лурия, З.И.Малкин, Л.И.Омороков, Д.М.Раппопорт, И.И.Русецкий, Н.В.Соколов, Ә.Б.Терегулов, Л.И.Шулутко һәм башкалар эшли.

1941 елның 6 аенда — 2 меңләп, 1942 елның июлендә генә дә 1,5 меңләп операция ясала. 1942 елның апрель-маенда армиягә яралыларның 40–45% ы, ел ахырына 62,5–72% ы кабат кайта.

Госпитальнең профиленә карап системалы рәвештә барлык баскыч медицина хезмәткәрләрен аттестацияләү, аларның квалификациясен күтәрү һәм камилләштерү уздырыла.

Сугышның беренче елында ГИДУВ республика госпитальләре өчен 743 хирург әзерли. Әйдәүче хирурглар вазифаларына яшь табибләр Ш.Х.Байбикова, Я.Н.Ефремов, А.М.Калгатина, Л.С.Любимов, Н.П.Медведев һәм башкалар тәкъдим ителә. Сугыш чорында ел ярымда 2,6 меңнән артык табиб квалификация күтәрү курслары уза. Кыска вакытлы курслар һәм ункөнлекләр аша казналык-йөз һәм оператив хирургия, хәрби хирургия, эпидемиология һәм башка белгечлекләр буенча 428 табиб әзерләнә.

1942 елда шәфкать туташлары мәктәпләрендә һәм курсларында 1232 белгеч (шәфкать туташлары, медицина техниклары, лаборантлар) әзерләп чыгарыла. Сугышның беренче елларында Кызыл Хач җәмгыяте тарафыннан госпитальләрдә эшләү өчен 569 санитар кыз җибәрелә, яшьләрне массачыл рәвештә санитарлык эшенә өйрәтү оештырыла. 1941 елның декабрендә үк 2,5 мең кеше укуны тәмамлый.

1941 елда республика физкультура һәм спорт комитеты 100 дән артык дәвалау гимнастикасы инструкторы әзерли, 1942 ел башына эвакуация госпитальләрендә Т.К.Шулейкина җитәкчелегендә 204 спортчы дәвалау гимнастикасы алып бара.

Белгечләр әзерләү ГИДУВта туплана, дәресләрне Л.И.Шулутко, А.Плещицер, Н.Герасимова, А.Ионина, О.Войдинова һәм башкалар уздыра. республиканың спорт җәмгыятьләре тарафыннан дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен заллар, җиһазлар, инвентарь бүлеп бирелә. Авыр яралыларның 72% ында мөһим хәрәкәтләнү функцияләре торгызыла.

Халыкның яралы сугышчыларга хезмәт күрсәтүенең бер формасы шефлык итүдән гыйбарәт була. 1941 елның декабренә Татарстандагы 59 эвакуация госпитальләренә 445 предприятие, колхоз, мәктәп, югары уку йортлары шефлык итә. Алар яңа дәвалау учреждениеләрен коруда һәм формалаштыруда, яралыларны яңа әзерләнгән ашамлыклар һәм индивидуаль бүләкләр белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәләр.

1942 елның ноябрь-декабрендә шефлар госпитальләргә 26 мең пот азык-төлек һәм 16,5 мең данә бүләк китерәләр; һәркөн шәһәрнең 600 дән артык пропагандисты һәм агитаторы яралылар алдында лекцияләр, докладлар белән чыгышлар ясый, әңгәмәләр уздыра, концертлар күрсәтә. Яралыларга ярдәм итү комитетлары госпитальләр каршындагы түгәрәкләр, курслар һәм остаханәләр системасы аша хезмәт күнекмәләренә өйрәтү белән шөгыльләнәләр.

Татарстан госпитальләрендә 6 меңнән артык фронтовик белгечлек ала.

Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга медико-санитар хезмәте күрсәтүне оештыруга шулай ук гражданнар дәвалау-медицина учреждениеләре дә җәлеп ителә.

Медицина хезмәткәрләре 90% тан артык авыруны сафка кайтаралар.

Автор – Р.А.Худякова