Чит илләрдә милли матбугатны оештыручылар — 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр һәм совет хакимиятенең беренче елларында Россиядән эмиграциягә киткән татар интеллигенциясе вәкилләре, җәмәгать, дин эшлеклеләре, аларның балалары, шулай ук Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы хәрби әсирләр.

Беренче басмалар Төркиядә дөнья күрә. Алар арасында: Истанбулда — «Казан», «Мизан», «Өч кардәш», «Тәгарифе мөслимин», «Түрк юрду», «Халыкка тугры», «Ислам дөньясы», «Тәгавын ислам», «Галләм ислам», «Тукай бюллетене» һәм «Казан», Әнкарада — «Идел-Урал».

Беренче бөтендөнья сугышы барышында татар телендәге газеталар Австро-Венгрия һәм Германия территориясендәге сугыш әсирләре лагерьларында барлыкка килә. 1915–1916 елларда Венгриянең Эстергом шәһәре янында (Будапешт тирәсендә) мөселман әсирләре өчен кулъязма «Кечерәк җуаткыч» яшерен әдәби-фольклор газетасы чыга.

1915–1920 елларда Вюнсдорф лагеренда 5 газета басыла. Германиядә дә газета-журналлар нәшер ителә: Берлинда — «әл-Җиһад әл-ислам», «әл-Җиһад», «Яңа тормыш», «Татар иле», «Азат Шәрекъ», «Милли юл», «Яңа милли юл», «Идел-Урал», «Түрк бирлиги. Идел-Урал», «Татар әдәбияты», «Германча-татарча белешмә — Дойче-татаришес нахрихтенблат», Ной Ульмеда — «Очар яфраклар», Мюнхенда — «Азат Ватан», «Безнең фикер», «Таң йолдызы» һәм «Урал авазы».

Басманың дәвамлылыгы, авторлар коллективы составы, материаллар тематикасы төрлелеге буенча эмигрантлар матбугаты арасында «Милли юл» журналы аерым урын алып тора, аның баш мөхәррире күренекле язучы Г.Исхакый була. XXI йөз башында Франкфурт-Майнда «Бертуган» (2002–10) журналы басыла, 2004 елдан Германия татарлары берлеге «АлТаБаш» интернет-журналы чыгара.

Польшада (Вильно шәһәре, хәзерге Литва) 1934–1939 елларда поляк телендә «Жиче татарске» журналы нәшер ителә, аның авторлар коллективын Польша-Литва татарлары тәшкил итә. Журнал 1998 елның сентябрендә Сосулки шәһәрендә (Польша) кабат чыга башлый. 1932, 1935 һәм 1938 елда Вильно, Замостье һәм Варшавада поляк телендә «Рочник татарски» журналы дөнья күрә; 1993 елдан Гданьск шәһәрендә кабат басыла.

Ерак Көнчыгышта беренче басмалар 1920 еллар башында Харбин шәһәрендә барлыкка килә, анда күп кенә татар эмигрантлары яши. Баштарак алар кулъязма рәвешендә була яки гектографик яисә ташбасма ысулы белән күбәйтелә. 1927 елда төрек язуын латин язуына күчерү белән бәйле рәвештә гарәп басмаханә шрифтларының арзан базары барлыкка килә. Татар эмигрантлары аларны сатып ала һәм Кытай белән Япониягә алып килә. Иң беренче басма «Ерак Шәрекъ» журналы була, аны 1920–1922 елларда Харбинның татар җәмгыяте чыгара; 1924–1925 елларда журнал шул ук исемдәге газета булып нәшер ителә. Кытайда вакытлы матбугат: Харбинда — «Ялкын», «Пилмән», «Чаткы», «Тәммүз», беркөнлек газеталар — «Мең ел», «Шагыйрь», «Бәйрәм нуры», Тяньцзинь шәһәрендә — «Йолдыз», «Шәрекъ авазы», Мукденда — «Азат Шәрекъ» «Шәкертләр таңы», «Милли байрак» һәм «Ерак Шәрекъ төрекислотатар мөселманнарның корылтае» бюллетене чыгарыла. Кытайның Шөнҗан-Уйгыр автономияле районының Өремче, Голҗа, Тарбагатай шәһәрләрендә татар журналистлары катнашында уйгыр телендә « Бизнин Ватан», «Азад Шәрки Төркистан», «Шөнҗан газеты», «Алга», «Ак су» һ.б. газеталар басыла.

1931–1945 елларда Япониядә дә татар телендә вакытлы матбугат чыга. «Яңа япон мөхбире» журналына нигез салучы һәм беренче мөхәррире Токиода «Матбугаи исламия» басмаханәсен оештырган М.Корбангалиев була. Басмаханәдә татар телендә китаплар, газеталар, журналлар һәм календарьлар басыла. Япониядә «Рәсемнәр мәҗмугасы» журналы, «Игълани хакыйкать» һәм «Берлек мәҗмугасы» газеталары нәшер ителә. Кобе шәһәрендә «Япон императорлыгында яшәүче төрекислотатар мөселманнарының булачак корылтаена хәзерләнү хакында» бюллетененың 5 саны басыла.

1920 елларда Финляндия татарларының вакытлы матбугаты барлыкка килә башлый. 1925 елның 16 гыйнварында Кеми шәһәрендә язучы Х.Хәмидулла «Мәгърифәт» газетасын чыгарырга керешә. Кеми, Хельсинки, Тампере, Оулу шәһәрләрендә төрле елларда «Шималь очкыннары», «Туран», «Белдереш», «Мәхәллә хәбәрләре», «Тавыш», «Ак юл» газета һәм журналлары дөнья күрә. 1967 елда Стокгольмда мөселман җәмгыяте үзенең «Безнең фикер» журналын бастыра.

Хәзерге вакытта Американың Сан-Франциско шәһәрендә «Яңалыклар» газета-бюллетене нәшер ителә (элеккеге исеме — «Хәбәрләр мәктүбе»). Румыниянең Добруджа шәһәрендә татар укучылары «Кара диңгез» газетасы һәм «Рәнәкләр» журнал-альманахын алдыра.

1905 елдан чит илләрдә татар телендә 70 кә якын басма чыга, аларның күбесе Германиядә (17), Кытайда (15), Төркиядә (14), Финляндиядә (6), Япониядә (5) басыла. Чит ил татар матбугатында татарларның тарихи үткәне, аларның дәүләтчелеге мәсьәләләре яктыртыла; күренекле җәмәгать, дәүләт һәм дин эшлеклеләре, әдәбият, сәнгать вәкилләре, диаспораның социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни тормышы турындагы материаллар урнаштырыла. Октябрьдән соңгы матбугат большевикларга каршы позициядә тора: Россиядәге динне эзәрлекләүне, крәстияннәрне көчләп күмәкләштерү, руслаштыру сәясәтен (аерым алганда, татар һәм башка халыкларның язуын кириллицага күчерү), массакүләм сәяси репрессияләрне тәнкыйтьли, социалистик экспериментның перспективасызлыгын алдан белдерә.

СССРда эмигрантлар матбугаты тарату катгый тыела һәм эзәрлекләнә.

Әдәбият                

Таһир М. Чит илләрдәге татар вакытлы матбугаты // Казан утлары. 1990. № 10; 

Миңнегулов Х.Й. Чит илләрдә татар әдәбияты. К., 2007; 

Гайнетдинов Р.Б. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало XX века — 30-е годы. Наб. Челны, 1997; 

Гилязов И. На другой стороне (Коллаборационисты из поволжско-приуральских татар в годы Второй мировой войны). К., 1998; 

Насыров Т. Татарская эмигрантская пресса // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2004 № 2.

Автор — Т.М.Насыйров