1)

Революциягә кадәрге Россиядә эшчеләрне социаль иминиятләштерү өчен оештырылган учреждениеләр. Авырган һәм бәла-казалар белән бәйле очракларда пособиеләр бирәләр, эшчеләр өчен хастаханәләр төзелешен финанслыйлар.

Хастаханә кассаларының ике тибы була:

  • аерым – бер предприятие эшчеләренә хезмәт күрсәтә;
  • гомуми – кагыйдә буларак, бер өлкәгә караган берничә предприятиегә карый.

Эшчеләрне иминиятләштерү турында 1923 елның 23 июне законы буенча хастаханә кассалары үзидарәле оешмалар сыйфатында яшәп килә: эшчеләр яисә вәкаләтле вәкилләрнең гомуми җыелышы кассаның идарәсен һәм ревизия комиссиясен сайлап куя. Гомуми җыелыш һәм хастаханә кассалары идарәсе составына шулай ук эшмәкәрләр вәкилләре дә (азчылыкны тәшкил итәләр) керә. Урыннарда Хастаханә кассалары оештыру иминият кабулханәләренә тапшырыла. Хастаханә кассалары капиталы эшчеләр кертемнәреннән (хезмәт хакыннан тотып калу), штрафлардан һәм эшмәкәрләрдән килгән кертемнәрдән туплана. Казан губернасында хастаханә кассалары 1913–1919 елларда гамәлдә була, 1912 елның ахырында губернатор рәислегендә иминият кабулханәсе төзелә. Иминият законнары 177 предприятиегә (17 мең эшче) карата гамәлгә ашырыла. Беренче хастаханә кассалары 1913 елның 1 июлендә «Казанда коммерция советнигы И.В. Александров варислары» сәүдә йортының сыра кайнату, спирт чистарту заводлары һәм ясалма минераль су заводы каршында оештырыла. 1913 елның ахырына Казан губернасында 18 хастаханә кассалары (14415 әгъза) исәпләнә, пособиеләр 12 кассада бирелә. 1915 елның башына хастаханә кассалары саны 23 кә җитә, гамәлдә аларның 19 ы эшләп килә: 10 касса гомуми була һәм 97 предприятиене берләштерә (6068 кеше), 9 ы — аерым (8458 кеше). Эшчеләрне социаль иминиятләштерү турында законнар Россиядә социаль яклау һәм табиб ярдәме системасын оештыруга билгеле бер алшартлар тудыралар. Законнарны гамәлгә ашыру Октябрь революциясенә кадәр төгәлләнми кала. Совет хакимиятенең гомуми социаль иминиятләштерү турындагы декреты кабул ителү белән хастаханә кассаларына ихтыяҗ бетә.

2)

1990 елдан ТР Хастаханә кассалары — республика сәламәтлек саклау системасына керми торган коммерцияле булмаган мәҗбүри медицина иминиятләштерүе оешмалары, мөстәкыйль субъектлары. Хастаханә кассаларының төп бурычлары түбәндәгеләр: шул территориядә яшәгән гражданнарның гомуми мәҗбүри медицина иминиятләштерүен тәэмин итү; мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында гражданнарның ТР законнарында каралган хокукларын тәэмин итү; мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында барлык гражданнарның социаль гаделлегенә һәм тигезлегенә ирешү; мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында финанс тотрыклылыгын тәэмин итү. 1993 елның октябрендә иминиятләштерү турында ТР Законы кабул ителә. ТР территорясендә беренче дәүләт хастаханә кассалары 1993 елда Чаллы шәһәрендә оештырыла. 1994 елның февралендә ТР Дәүләт Советы Республика хастаханә кассалары идарәсе составын раслый. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре эшләүчеләр өчен хезмәткә түләү фондыннан 3,6% күләмендә билгеләнә һәм эшләмәүчеләр өчен РФдә билгеләнгән минималь хезмәт хакының 23 % ы күләмендә карала. Территория хастаханә кассалары административ башлыклары тарафыннан оештырыла, юридик затлар булып тора, тиешле вәкиллекле һәм башкарма хакимият органнары алдында хисап бирә, аларның финанс чаралары ТР дәүләт милке булып тора, бюджет һ.б. фондлар составына керми, тартып алына алмый.

Республика хастаханә кассалары эшчәнлеген идарә һәм аның даими эшләүче органы  – директор җитәкчелегендәге башкарма дирекция гамәлгә ашыра. Республика хастаханә кассалары территория хастаханә кассалары йөкләмәләре өчен җавап тотмый. 1997 елга мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында шәһәрләрдә һәм районнарда ТР буенча барлыгы 382 дәвалау-профилактика учреждениесе, 45 территориаль хастаханә кассалары хезмәт күрсәтә, алар тарафыннан барлык авыруларның 63% тан артыгын стационар дәвалауга һәм амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә 24 млн тапкыр булуга түләү тәэмин ителә.

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүен кертү сәламәтлек саклау инфраструктурасын тәртипкә салырга, артык стационар ятакларның профилен үзгәртергә һәм кыскартырга, медицина ярдәме күрсәтүнең икътисади яктан отышлы формаларын гамәлгә куюга булышлык итә.

Чыганаклар

Закон Республики Татарстан «О медицинском страховании граждан Республики Татарстан» от 20.10.93 г. №1991-XII.

Положение о Республиканской больничной кассе (Утв. ВС РТ 09.02.94 г. №2070-XII).

Положение о Территориальной больничной кассе (Утв. ВС РТ 09.02.94 г. №2070-XII).

Сборник законодательных актов и нормативно-методических документов системы обязательного медицинского страхования Республики Татарстан. Казань, 1997.

Әдәбият

Куприянова Л.В. Российские пред­приниматели и проблемы социального страхования 1880–1905 гг. // Отечественная история. 1996. № 5.

Красильников С.Н. Создание больничных касс в Казанской губернии // Проблемы медицинского и социального страхования – прошлое и настоящее: Материалы конференции. Казань, 1997.

Телишев В.Ф. Проблемы социального страхования и врачебной помощи в России: от частного добровольного страхования до обязательного законодательства // шул ук.

Авторлар – В.Ф.Телишев, Н.В.Гобәев