Биографиясе

1915 елның 1 ноябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе (хәзерге Минзәлә районы) Яңа Мәлкән авылы — 1945 елның 5 феврале, Куявско-Поморское воеводалыгы Папажин авылы, Польша.

Ленинград артиллерия училищесен тәмамлый (1938).

1934–1935 елларда Кызыл Армиядә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче армиянең 18 нче артиллерия дивизиясенең 65 нче җиңел артиллерия бригадасы 398 нче җиңел артиллерия полкының дивизион командиры. Дон, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943), Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 5 февралендә Грудзёнз һәм Хелмно шәһәрләре (Польша) арасында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Плацдармда контрһөҗүмнәрне чагылдырганда, батарея уты белән оста идарә итә, дошманга зур зыян китерә. Үзе пулемёттан ут яудыра һәм һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Тапиков бюсты Минзәлә шәһәренең Җиңү Паркында Геройлар Аллеясында урнаштырыла. Минзәлә шәһәрендәге бер урам Тапиков исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 888, 892, 914;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 154.