Биографиясе

1922 елның 22 мае, Казан – 1993 елның 23 феврале, Мәскәү.

Казан аэроклубын (1940), Свердловск хәрби-авиация мәктәбен (1941), Полтава штурманнар югары офицерлар мәктәбен (1946), Хәрби-һава академиясен (Мәскәү, 1954) тәмамлый.

1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 292 нче авиация штурм дивизиясенең 667 нче авиация штурм полкында (5 нче һава армиясенең 1 нче авиация штурм корпусы) звено командиры; 3 нче гвардия авиация штурм дивизиясенең 141 нче гвардия авиация штурм полкында (2 нче һава армиясенең 1 нче гвардия авиация штурм корпусы) авиаэскадрилья командиры урынбасары һәм командиры, штурман.

Калинин, Воронеж, Дала, 2 нче Украина һәм 1 нче Украина фронтлары составында сугышларда катнаша. 180 нән артык сугышчан очыш ясый. Шәхсән үзе дошманның 8 самолетын бәреп төшерә.

Курск сугышы (1943), Днепр елгасын кичү (1943), Полтава, Кременчуг һәм Кировоград шәһәрләрен азат итү (1943–1944) вакытындагы 96 очыш, дошман авиациясе белән һава сугышларында күрсәткән батырлыгы өчен Н.Г.Столяровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Корсунь-Шевченковский (1944), Львов-Сандомир (1944), Берлин (1945) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләре барышында сугышчан каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен, Н.Г.Столяров кабат Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Сугыштан соң штурман һәм авиаполк командиры булып хезмәт итә.

1956 елдан запаста, Мәскәүдә яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам Н.Г.Столяров исемен йөртә.

Геройга бронза бюст куелган.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин