Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Даян Мурзин. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1921 елның 20 гыйнвары, Уфа губернасы Иске Балыклы авылы – 2012 елның 10 феврале, Уфа шәһәре.

Кушнаренко педагогика (1940), Рига хәрби (1941) училищеләрен тәмамлый.

Балтыйк буе хәрби округында хезмәт итә. 1941 елның 22 июненнән фронтта; взвод һәм рота разведка командиры. 1941 елның октябрендә дошман басып алган территориядә кала, Белоруссиядә партизаннар отрядына керә, дошман тылында сугыша.

1942 елның гыйнварыннан С.А.Ковпак партизаннар берләшмәсе составына кергән “Ватан өчен” дигән Ямполь партизан отрядында (Украина). Иптәшләре белән Мурзин фашист эшелоннарын яр астына җибәрә, техниканы юкка чыгара, дошман яулап алган шәһәрләрнең гарнизоннарына һөҗүм итә.

1942 елның августыннан 1943 ел ахырына кадәр Верхмат оешмасы – СССР һәм Үзәк Азия төрки халык иреклеләреннән торган Төркестан легионының 1 нче штаб ротасы агенты. Бик зур агентура эшен башкара. Нәтиҗәдә Төркестан легионы һәм “Идел-Урал” легионы буларак билгеле булган Гитлер берләшмәләрендә хезмәт иткән солдат һәм офицерларның бер өлеше Кызыл Армия ягына чыга.

1943 елның декабрендә махсус разведчиклар төркеме белән Мурзин Молдавиягә китерелә. В.М.Молотов исемендәге партизаннар отрядын оештыра: Украинаның Винница һәм Одесса өлкәләре, Молдавия территорияләрендә сугыша (1944 елның апреленә кадәр).

1944 елда Мурзин Украинаның партизаннар хәрәкәтенең махсус разведчиклар мәктәбендә дошман тылында партизаннар сугышы алып бару буенча махсус әзерлек уза (Киев). 1944 елның августында Словакия-Чехия разведчиклары төркеме составында Мурзин Словакиягә партизаннар хәрәкәтен оештыру өчен китерелә. Партизаннар отряды башлыгы, аннары 1945 елның маена кадәр Чехия һәм Моравия территорияләрендә сугышкан Ян Жижка исемендәге интернациональ партизаннар бригадасы командиры була.

Бригада составында якынча 700 партизан, уннан артык халык вәкилләре (руслар, чехлар, словаклар, поляклар, инглизләр, итальяннар, венгрлар, румыннар, америкалылар) хезмәт итә. Мурзин җитәкчелегендә бригада 100 дән артык хәрби операция уздыра, дүрт меңләп гитлерчыларны юкка чыгара, 245 немец солдатын һәм офицерын әсирлеккә ала, 40 эшелонны яр астына җибәрә, 19 күперне шартлата, Моравиядә 18 хәрби самолет белән аэродромны басып ала. 1945 елның язында партизаннар Вермахтның танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны әсирлеккә ала.

1945 елның 13 маенда Мурзин җитәкчелегендәге отряд Рус Азатлык армиясе җитәкчесе, элекке совет генерал-лейтенанты Андрей Власовны кулга төшерә.

Партизаннарны юкка чыгаруга хәтта фашистларның махсус җәза бирү операцияләре дә ярдәм итми. Мурзин Гитлерның шәхси дошманы дип игълан ителә. Аны Өченче рейх баш диверсанты – Отто Скорцени куып эзләп йөри. Фашистлар Мурзинны эзләү операциясенә армиядән тыш, басып алынган илләрнең халыкларын да җәлеп итәләр, әмма бу бернинди нәтиҗәгә дә китерми.

Сугыштан соң Мурзин Башкортстанда яши һәм эшли, республиканың дәүләт органнарында югары постларны били.

Бүләкләре

Сугышчан казанышлары өчен 86 орден һәм медальләр белән бүләкләнә, бүләкләренең күпчелеге чит ил дәүләтләренеке. Мурзин Чехославакиянең барлык югары орденнары кавалеры, Чехия һәм Словениянең 16 шәһәре мактаулы гражданы.

Мурзинның совет бүләкләре арасында СССР ның ике Кызыл Байрак ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 13 медале бар.

Злин шәһәре (Чехия) шәһәр советы Мурзинга көмеш кылыч һәм исемле корал тапшыра (1945).

Истәлеге

Бакалы районының Бакалы авылындагы бер урам аның исеме белән атала. Злин һәм Уфа шәһәрләрендә Геройга һәйкәл куела.

Хезмәтләре

Мурзин Д.Г. Фронт в тылу врага. Уфа, 2005.

Әдәбият

Гофман Г.Б. Черный генерал. М., 1970.

Зарипов Р.Г. Легендар комбриг Даян Мурзин // Зарипов Р.Г. Шанлы еллар авазы: документаль язмалар. Казан, 2015. Б. 90–133.

Авторы Ф.Г.Миңнеханов