- РУС
- ТАТ
Схемотехника һәм системотехника өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1997 ел), профессор (1998 ел)
1938 елның 26 июлендә Казан шәһәрендә туган.
1962 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, компьютер системалары кафедрасы профессоры (1997 елдан).
Хезмәтләре цифрлы схемотехникага һәм системаларны конструктив модельләштерүгә карый. Райхлин кыска ешлыклы биполиномиаль фильтрлар тибын ача, аларның математик теориясен төзи һәм, шуңа нигезләнеп, вакытка карата яхшы реакцияле һәм артык катлаулы булмаган конструктив ясалма линияләр теориясен эшли.
Цифрлы автоматка объектлы билгеләмә бирә, интернатив режимда нәформаль биремнәр буенча автоматлар синтезлауның рейм-продукцияле юлын үстерә; автоматның динамикада дөрес эшләвен тәэмин итүче эзлекле псевдосинхрон схемалар тибын ача. Логикалы истә калдыручы операцион тирәлекләрнең һәм алар нигезендә матрицалы ассоциатив процессларның конструктив теориясен эшли, картографик мәгълүматны ике үлчәнешле ассоциатив саклау ысулын ача; мәгълүмат системалары белән идарә итүнең параллель системаларына хас булган закончалыкларны ачыклый.
Синтез искусственных линий в пространствах, отображающих числовых последовательностей // Радиотехника и электроника. 1972. Т. 17, № 5.
Конструктивное моделирование систем. Казань, 2005.
Основы цифровой схемотехники. Казань, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.