- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1950), Советлар Союзы Герое (13.9.1944)
1899 елның 5 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Чирмешән районы) Чишмә Кирмәне авылы — 1983 елның 19 ноябре, Куйбышев шәһәре (хәзерге Самара шәһәре).
1915-1916 елларда Бакуда кара эштә эшли.
1916 елда 1 нче Казан пехота прапорщиклары әзерләү мәктәбен тәмамлый.
Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларында катнаша.
1918 елдан Кызыл Армиядә.
М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1936) һәм Генштаб Хәрби академиясен (Мәскәү, 1939) тәмамлый.
Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелештә катнаша (1939).
Бөек Ватан сугышы елларында III Украина фронтында 27 нче армиянең 35 нче Прут укчы корпусы 3 нче гвардия Умань Кызыл байраклы Суворов орденлы һава десанты дивизиясе командиры.
Яссы-Кишинёв операциясендә батырлык күрсәтә. 1944 елның 20 августында аның дивизиясе, Румыниядәге Яссы шәһәре янындагы дошманның оборона сызыгын өзеп, 300 чакрымлык арага үтеп керә. 2559 солдат һәм офицер, 47 туп, 12 танк юк ителә, 3918 әсир алына һәм 62 туп кулга төшерелә. 1944 елның 30 августында Плоешти шәһәре яулана. Сугыш хәрәкәтләре белән оста идарә иткәне өчен Герой исеме бирелә.
1945–1955 елларда Совет Армиясендә укчы корпусы белән идарә итә.
Җиңү парадында катнаша.
1955 елдан запаста. Куйбышев шәһәрендә (хәзер Самара) яши.
Өч Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Малоархангельск (Орёл өлкәсе), Тульчин, Радомышль, Умань (Украина) шәһәрләренең Мактаулы гражданы.
И.Н.Конев бюсты Чирмешән авылында Геройлар Аллеясында урнаштырыла.
Чирмешән авылындагы Кадет интернат-мәктәбенә һәм Самарадагы 100 нче урта мәктәпкә, туган авылындагы урамга Герой исеме бирелә.
Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 80;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 617, 620, 621, 654, 655.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.