Биографиясе

1926 елның 15 июне, ТАССРның Мамадыш кантоны (хәзерге Кукмара районы) Югары Өскебаш авылы – 2014 елның 19 июле, Казан, Кукмара районы Манзарас авылында җирләнгән.

«Алдынгы ел» колхозында тимерче булып эшли.

1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия мотоукчы бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гвардия армиясенең 2 нче гвардия Тацинский танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә. Штурм вакытында һәм 1945 елның гыйнварында Кёнигсберг янында танкка каршы мылтыктан атып, дошманның 5 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия җайланмасын, 2 бронетранспортёрын, снарядлар төялгән 2 йөк машинасын юк итә.

Мәскәүдә Җиңү Парадларында катнаша (1945 елның 24 июне; 1995 елның 9 мае).

Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби институтын тәмамлый (1959).

1972 елдан отставкада.

Чернигов шәһәрендәге «Химволокно» җитештерү берләшмәсендә гражданнар оборонасы инженеры хезмәтен башкара. Горькийдагы (хәзерге Түбән Новгород) «РИАП» заводында эшли.

1991 елданн Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Кукмара шәһәренең Хәтер паркында, Кукмара районының Түбән Искубаш авылында Герой бюстлары, Казанда ул яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Аның исемен Казан урамы, Манзарас авылы мәктәбе (бинага мемориаль такта куелган) һәм мәктәп каршындагы туган якны өйрәнү музее йөртә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Добротворский Н.П. Герой Советского Союза Сабир Ахтямов. Л., 1965;

Галицкий К.Н. В боях за Восточную Пруссию. М., 1970;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 536,  543, 558, 579, 583;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.