- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 31 мае), подполковник (1956 ел)
1913 елның 28 июле (башка мәгълүматлар буенча, 28 июне), Самара губернасы, хәзер ТР Бөгелмә шәһәре — 1991 елның 9 декабре, Казан.
Казан югары танк командирлары училищесен тәмамлый (1942).
Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Бөгелмә һөнәри-техник училищесында укый (1931), Бөгелмә семсовхозында механик, «Красный Путиловец» заводында (Ленинград шәһәре) двигательләр җыю буенча слесарь булып эшли. Бөгелмәгә кайта. Туган ягында МТС директоры булып эшли.
1935–1937 елларда һәм 1939 елдан Кызыл Армиядә.
1939 елда Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша.
1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче гвардия танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы мотоциклет батальоны командиры. Воронеж, 1 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Украина, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945 ел) катнаша.
1945 елның 19 апрелендә Марксдорф торак пункты янында (Зелов шәһәреннән 10 км көньяк-көнбатыштарак, Германия) барган сугышта батырлык күрсәтә. 5 танктан һәм 5 үзйөрешле артиллерия җайланмасыннан торган алдынгы отряд башында Эркнер шәһәренә (Германия) бәреп керә, канал аша салынган тимер юл күпере яныннан үтә, корпус частьларына Берлин тирәсенә чыгарга ярдәм итә. 23 апрельдә аның төркеме Шпрее елгасын кичә, Адлерсхос аэродромында 70 самолётны юк итә.
Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә.
1956 елдан запаста, Казанда яши. Казан районара капиталь ремонт остаханәсе, ягулык сәнәгатенең ремонт-механика остаханәләре, Үзәк остаханәләр директоры, «Каздорстрой» тресты профсоюзының төркем комитеты рәисе була.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Бөгелмә шәһәрендә Геройлар Аллеясында Графов бюсты, Казан югары танк училищесында истәлекле таш урнаштырыла. Герой исеме белән Бөгелмәдә урам атала.
Андреев С.А. Совершённое ими бессмертно. М., 1976;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 609, 616, 617;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 49.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.