Биографиясе

1895 елның 21 гыйнвары (2 феврале), Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Югары Әтәш авылы – 1943 елның 15 августы, Орёл өлкәсе Карачев шәһәре.

15 яшеннән шахтада ат йөртүче булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, өлкән унтер-офицер, Георгий орденының тулы кавалеры.

1918 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында катнаша. 1918–1919 елларда Көнчыгыш фронтта Икенче армиянең 28 нче укчы дивизиясендә рота, батальон командиры. Көньяк һәм Төркестан фронтларында укчы полкларда хезмәт итә.

Киев һәм Мәскәүдә командирлар әзерләүче югары хәрби курсларны, Казанда татар-башкорт хәрби мәктәбен тәмамлый (1927–1933).

1933–1940 елларда Благовещенск ныгытылган районында 107 нче аерым укчы батальон командиры, 169 нчы укчы полк командиры ярдәмчесе, 284 нче, 662 нче укчы полклар командиры. 1938 елда Хәсән күле янында японнар белән бәрелештә, 1940 елда совет-фин сугышында катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында Югары башкомандующий ставкасы каршындагы контроль төркемендә хезмәт итә, 323 нче гвардияче укчы дивизия командиры. Орёл өлкәсе Карачев шәһәрен азат иткәндә һәлак була.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Исхаков В.М. Бахтизин. Уфа, 1982.

Автор – Р.Ә.Нәбиев