Биографиясе

1916 елның 23 октябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Куак авылы – 1945 елның 21 феврале, Литва ССР, Мажейкяй шәһәре.

Энгельс хәрби авиация училищесен (1938 ел) тәмамлый.

1936 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 206 нчы штурм авиациясе дивизиясенең 806 нчы штурм авиациясе полкы командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 7 нче штурм авиациясе корпусы).

Көньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Украина һәм Балтыйк буен азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның ноябренә кадәр 104 сугышчан очыш ясый, шул вакытта дошманның 7 самолётын, 40 танкын, 130 автомашинасын юк итә, 20 артиллерия батареясының утын бастыра.

Сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлек

И.А.Заварыкинга туган авылында обелиск куела, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.

Автор – В.А.Шагалов