Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз уртасында авылда мәчет, 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, коммерция советнигы Исхак Гобәйдулла улы Юнысов милке булган 2 пилорама һәм ярма яру тегермәне эшли.

1899 елда тузган мәчет урынына Казан сәүдәгәрләре бертуган Габделкәрим Исхак улы һәм Габделвәли Исхак улы Юнысовлар акчасына мәчет төзелә (сакланган; 1991 елдан мәчет буларак файдаланыла; халык төзелеш сәнгате элементлары белән агач эклектика стилендә дини архитектура истәлеге), мәдрәсә ачыла (мәчет янындагы бинада урнаша; беренче укытучысы, имам-хатибы һәм мөдәррисе – Г.Таҗетдинов; XX йөз башында 61 ир бала һәм 55 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, ярма яру тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 965,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Манзарас авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл көч” колхозы оештырыла, 1949 елдан – “Беренче май” колхозы (Манзарас авылы), 1959 елдан – Муса Җәлил исемендәге колхоз (Манзарас авылы), 1963 елдан – “Правда” колхозы (Манзарас авылы), 1994 елдан – “Правда” күмәк-өлешле авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе (2001 елдан – “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2016 елдан – “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

1966–1975 елларда авылда кош үрчетү фермасы эшли.

Халкы күбесенчә “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1938 елдан Юныс бай йортында урнаша, аңа кадәр анда күз авырулары клиникасы урнашкан була; 1962 елдан Туеш поселогыннан күчерелгән элекке мәчет бинасында), 2007 елда ябыла (бинасы сүтелә).

Авылда балалар бакчасы (1987 елдан), клуб (1977 елдан, 2020 елдан яңа бинада), мәчет (1899 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1969 елдан), хоккей мәйданчыгы (2018 елдан) бар.

2010 елда төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (мәчет бинасында урнаша; оештыручылары – С.З.Шәрипов һәм Р.К.Шәрәфиева).

Клуб каршында 1996 елда “Назлыкай” балалар хореография коллективы оештырыла.

1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 281 нче махсус сапёрлар батальоны урнаша. Солдатлар клуб бинасында яши.

2016 елда авыл уртасында С.З.Шәрипов авыл халкы ярдәме белән балалар мәйданчыгы булдыра: ул кул астындагы материаллардан таган, карусель, самовар ясый.

Авылда 7 чишмә бар, шуларның өчесе төзекләндерелгән: “Изге җир чишмәсе” (1986 елда С.З.Шәрипов башлангычы белән төзекләндерелә, Х.Закиров үзенең уллары белән кечкенә йорт төзи), “Мәчет очы чишмәсе” (2008 ел) һәм “Бакыр чишмәсе”.

Авыл зиратында XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 16 кабер ташы ачыклана.

Күренекле кешеләре

Г.Б.Бариев (1917–2002) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның атказанган төзүчесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

И.Ф.Бәширов (1934 елда туган) – авиация полковнигы, техник фәннәр кандидаты, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Р.Ф.Бәширова (1920 елда туган) – медицина фәннәре кандидаты, ТРның атказанган табибы, Казан медицина институтының стоматология терапиясе кафедрасы мөдире (1943–1981 елларда);

Р.И.Закиров (1941 елда туган) – Кукмара районының баш архитекторы (1970–2001 елларда), ТР һәм РФ Архитекторлар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган төзүчесе;

Д.С.Ягъфәрова (1939 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 54 ир-ат;
1859 елда – 438,
1897 елда – 642,
1908 елда – 682,
1920 елда – 580,
1926 елда – 617,
1938 елда – 928,
1949 елда – 407,
1958 елда – 426,
1976 елда – 402,
1979 елда – 401,
1989 елда – 349,
2002 елда – 351,
2010 елда – 364,
2017 елда – 416 кеше (татарлар).