Биографиясе

1913 елның 20 ноябре, Казан губернасы, Ядринск өязе Лебедкино авылы – 1955 елның 23 феврале, Ставрополь шәһәре.

Казан авиация институтында укый, Борисоглебск хәрби очучылар мәктәбен (1938), Качинск хәрби авиация мәктәбе каршындагы комиссар-очучылар курсларын (1941), Хәрби-һава академиясен (1951) тәмамлый.

1937 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, эскадрильяның хәрби комиссары ( 6 нчы армиянең 44 нче истребительләр авиация дивизиясе). Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре белән Киевны саклау (1941), Донбасс (1941), Харьков операцияләрендә (1942), Украина, Кырым, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.

1941 елның сентябренә 35 сугышчан очыш ясый, дошманның 9 очкычын бәреп төшерә.

Сугыштан соң хәрби һава көчләрендә командир вазифаларын башкара.

1953 елдан запаста, Ставрополь шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Калинин В.В., Макаренко Д.Г. Герои подвигов на Харьковщине. Харьков, 1970.

Наши земляки – Герои Советского Союза. Чебоксары, 1970.

Якимов Г.В. Пике в бессмертие. Алма-Ата, 1973.

Память солдатского сердца. Чебоксары, 1979. Выпуск 1.

Автор – В.А.Шагалов