- РУС
- ТАТ
милиция генерал-майоры (1998), ТРның атказанган эчке эшләр хезмәткәре (2002)
1947 елның 15 ноябрендә Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы Сталино поселогында туган.
Казан төзүче-инженерлар институтын (1980), СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен (1989, Мәскәү) тәмамлый. 1968–1869 елларда ТАССР Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгының Яшел Үзән районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге, 1969–1970 елларда хезмәт ияләре депутатларының Яшел Үзән шәһәр советы башкарма комитетының эчке эшләр бүлеге инспекторы.
1970 елдан ТАССР Эчке эшләр министрлыгында: инспектор (1974 елга кадәр), 1978–1981 елларда янгын сүндерү штабы башлыгы, 1981–1982 елларда дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары, 1982–1987 елларда – янгыннан саклану идарәсенең хезмәт һәм әзерлек бүлеге, 1989–1991 елларда тәрбия эшләре идарәсе, 1992–1993 елларда – Төзәтү эшләре идарәсенең тәрбия эшләре бүлеге, «Охрана» берләшмәсе, 1993–1995 елларда Ведомстводан тыш саклау идарәсе башлыгы урынбасары. 1995–1998 елларда (бүленеп) РФ Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш саклау эшләре баш идарәсе башлыгы урынбасары. 1998 елдан ТР эчке эшләр министры урынбасары.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.