Эчтәлек

Урыссу ГРЭСы. Гомуми күренеш

ТРда беренче ГРЭСларның берсе. Ык елгасының сул ярында, Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу посёлогында урнашкан.

Эшләүчеләр саны 300 ләп кеше (2014). 1943 елда төзелә башлый. Элек Власов ГРЭСында (Украина) файдаланылган энергетика җиһазлары урнаштырыла. 1944–1945 елларда 4 МВт егәрлекле 1 нче чираты, 1957 елда 6 нчы чираты сафка бастырыла. 1965–1972 елларда максималь егәрлеккә (251,5 МВт) ирешелә, 1992 елда иң зур күләмдә җылылык (332 мең Гкал) җитештерелә.

Станция берничә тапкыр киңәйтелә һәм модернизацияләнә. 1996 елда беренче ике чиратның искергән җиһазлары сүтелә. 1950–1953 елларда ГРЭС Урыссу энергетика комбинаты карамагында була, 1953 елдан мөстәкыйль предприятие, 1957–1963 елларда Татарстан ХХСның Энергетика сәнәгате идарәсе карамагында, 1963–2007 елларда «Татэнерго» составына керә. 2007 елдан «Урыссу ГРЭСы территориаль генерацияләүче компаниясе» АҖ.

Энергияне 7 казанлы агрегат, 4 пар турбоагрегаты эшләп чыгара. Төп ягулык — табигый газ, резервта мазут тотыла. Суыту өчен Ык елгасы суы файдаланыла. Станциянең билгеләнгән электр егәрлеге — 161 МВт, җылылык егәрлеге — 127 Гкал/сәг., елга 349 млн кВт·сәг. һәм 11,8 млн Гкал энергия җитештерелә (2011). Эшләп чыгарылган электр энергиясе 110 кВ (8 линия), 35 кВ (2 линия) көчәнешле линияләр буенча РФ Үзәк энергетика системасына, 6 кВ көчәнешле линияләр буенча җирле кулланучыларга тапшырыла.

ГРЭС — шәһәр төзүче предприятие, шәһәр тибындагы Урыссу посёлогында торак, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәни максатлардагы объектлар, мәктәпкәчә учреждениеләр, спорт корылмалары һ.б. төзелешләр заказчысы.

Хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 10 кешегә — ТРның атказанган энергетигы, 1 кешегә — атказанган ягулык-энергетика комплексы хезмәткәре исемнәре бирелә, 2 кеше — Ленин ордены, 1 кеше — Октябрь Революциясе, 7 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше — Халыклар дуслыгы, 17 кеше — «Почёт билгесе», 2 кеше — 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары, 221 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре арасында: Н.Т.Черкасов (1944–1946), В.И.Мишин (1948–1957), В.К.Шибанов (1947–1948, 1957–1962), В.И.Суздальцев (1962–1963), Л.М.Островский (1963–7191), В.С.Кожарин (1971–1985), Е.В.Цыганов (1985–1998), В.П.Тюклин (2002–2006), А.Н.Галләмов (2008–2011), Э.Ф.Шакиров (2011 елдан).

Әдәбият

Развитие энергетики Татарской АССР. К., 1961; 

Энергетике Татарии 50 лет. К., 1970; 

История энергетики Татарстана (1920–2000). К., 2001; 

Петров В.И. Уруссинская ГРЭС: Энергия для нефтяного края // Энергетика Татарстана. 2006. № 5.           

Авторлар — Г.Я.Мәүлетова, М.Җ.Гаитов