Биографиясе

1937 елның 23 апреле, Мәскәү — 2001 елның 27 июле, шунда ук.

Б.Урманче улы.

Бөтенсоюз кинематография институтын тәмамлый (1961), И.П.Иванов-Ванода укый.

Рәссамнар берлеге (1962), Кинематографистлар берлеге (1965), Журналистлар берлеге (1972) әгъзасы.

Иҗаты

И.Б.Урманче. «Баранкин, кеше бул!» мультипликация фильмына рәсем. 1963

Союзмультфильм

Ил кинематографиясенең күренекле остасы. Заманча анимация киносының чишмә башында тора. «Кәҗә бәтие» («Козлёнок») (1961), «Баранкин, кеше бул! («Баранкин, будь человеком!») (1963, Венециядә узган 15 нче Халыкара балалар һәм яшүсмерләр өчен фильмнар фестиваленең призына һәм бронза медаленә лаек була), «Кояш кызы» («Дочь Солнца», 1963), «Мин кош баласын көтәм» («Я жду птенца», 1966; Франциянең Тура шәһәрендә узган 12 нче Халыкара кыска метражлы фильмнар кинофестиваленең иң яхшы балалар фильмы өчен көмеш медальгә лаек була), «Утлы еллар җырлары» («Песни огненных лет», 1971), «Ай По бабай әкияте» («Сказка дедушки Ай По», 1976), «Артист турында гыйбрәтле хикәя (Актёр)» (1989, Россиянең «Ника» кинобүләгенә лаек була), «Макбет» (1992) һ.б. мультфильмнарның (Мосфильм) куючы-рәссамы.

Үзәк Мәскәү нәшриятлары «Молодая гвардия», «Детская литература», «Советская Россия», «Библиотека Дружбы народов», «Известия» белән хезмәттәшлек итә. 70 елдан артык китапка: Т.Трункатовның «Гук маҗаралары»на («Приключения Гука», 1968), Ю.Тупицинның «Ерак юлга чыгар алдыннан» («Перед дальней дорогой», 1978) романына, С.Мадалиевның «Үзбәк повестьлары»на («Узбекские повести, 1984), Д.Көгелтиновның «Калмык халык әкиятләре»нә («Калмыцкие народные сказки», 1986), Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» («И дольше века длится день», 1986) романына, Анарның «Цейтнот» әсәрләр җыентыгына (1989) һ.б. китапларга бизәкләр төшерә һәм иллюстрацияләр ясый. «Знание — сила», «Человек и закон», «Пионер», «Колобок» журналларында рәссам булып эшли.

Моссовет исемендәге театрда «Аксак Орфей» («Хромой Орфей», 1969), Совет армиясе Үзәк йортында «Юлбасар» («Разбойник», 1970) һ.б. спектакльләрне бизи.

Нәкышь һәм график картиналар авторы. Урманче үз стилен һәм танылган образларын булдыра. Аның сәнгать теленә төгәллек, ачыклык, форма яңалыгы һәм үзенчәлеге, милли мәдәният традицияләре белән бәйлелек хас.

1967 елдан бөтенсоюз кино һәм театр күргәзмәләрендә катнаша. Парижда (1968), Лейпцигта (1969) узган халыкара кинофестивальләр бүләкләренә; «Пионер» (1970), «Колобок» (1980) журналлары бүләкләренә лаек була.

И.Б.Урманче. «Кояш кызы» мультипликация фильмына рәсем. 1963

Союзмультфильм

Әдәбият

Справочник Союза кинематографистов СССР. М., 1981.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова