- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1942 елның 31 декабре), гвардия полковнигы
1913 елның 1 августы, хәзер Украина Республикасы, Донецк өлкәсенең Амвросиевка районы Кутейниково поселогы (Войково шәһәр тибындагы поселогы) — 2004 елның 24 апреле, Казан шәһәре.
Көньяк тимер юллары уку-укыту комбинатын (Харьков шәһәре, 1932), Гражданнар һава флотының Балашов очучылар мәктәбен (1935), офицерлар составының белемен күтәрү курсларын (1947) тәмамлый.
1929–1930 елларда Горловка шәһәрендә (Украина ССР) заводта эшли.
1935–1940 елларда Гражданнар һава флотының Ерак Көнчыгыш идарәсендә (Хабаровск шәһәре) «Владивосток-Могоча» трассасы пилоты.
1937 елда экипаж составында Хабаровск–Николаевск–Амур–Охотск–Нагаев култыгы–Петропавловск-Камчатский маршруты буенча очыш ясый.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче ерак араларга очу авиация дивизиясенең 2 нче гвардия авиация полкында звено командиры. Мәскәү янындагы (1941–1942), Ленинград (1941–1944), Сталинград (1942–1943) өчен, Курск дугасында (1943) барган сугышларда катнаша. Сугыш елларында гвардия майоры М.В. Симонов 278 сугышчан очыш ясый, дошманның 7 истребителен бәреп төшерә.
Сугыштан соң Ерак Төньякта хәрби очучы булып хезмәт итә. 1949 елда, «Төньяк полюс-2» арктик экспедициясе әгъзаларын илтүче буларак, дөньяда беренче булып Төньяк полюска авыр бомбардировщик төшереп утырта. 1950–1961 елларда Казан авиация заводында очучы-сынаучы, очучылар отряды командиры була. 1961 елда отставкага чыга.
Өч Ленин ордены, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Казандагы бер урам М.В. Симонов исемен йөртә.
Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.