- РУС
- ТАТ
Генерал-майор (1977)
1923 елның 31 августы, Украина ССР Шепетовка шәһәре – 2016 елның 2 июле, Уфа шәһәре.
Ульяновск танк училищесен (1944), В.И.Ленин исемендәге хәрби-сәяси академияне (Мәскәү, 1953), Югары академик ракета курсларын (Мәскәү, 1959) тәмамлый.
1942 елдан Кызыл Армия сафларында.
1944–1949 елларда Ульяновск танк училищесендә уку-укыту взводы командиры, комсомол эшләре буенча сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе.
1954–1981 елларда Балтыйк буе хәрби округында: округ сәяси идарә башлыгының комсомол буенча ярдәмчесе, 1957–1959 елларда 4 нче армия корпусында сәяси бүлек башлыгы урынбасары, 1959–1960 елларда ракета берләшмәсендә сәяси бүлек башлыгы, 1960–1975 елларда армия сәяси бүлеге башлыгының 1 нче урынбасары, 1975–1981 елларда штаб һәм идарәнең сәяси бүлек башлыгы һәм округ штабының сәясәт буенча башлык урынбасары.
1982 елдан запаста, Уфа шәһәрендә яши.
1994 елдан Башкортостан Республикасы Хәрби хезмәт һәм сугыш ветераннары комитеты бюросы әгъзасы.
Кызыл байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.