- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1997)
1947 елның 28 мае, Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Рәдүт (Никитино) авылы — 2011 елның 19 декабре, Одесса шәһәре.
Саратов югары командир-инженерлар училищесен (1970), М.И.Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясен (Ленинград, 1980) тәмамлый.
1970–1991 елларда СССР Кораллы Көчләрендә: 1970 елдан Урта Азия хәрби округы (Казакъстан) артиллерия дивизиясенең техник батареясы командиры, 1980 елдан Одесса хәрби округы (Симферополь шәһәре) корпусының артиллерия коралландыру хезмәте башлыгы, 1986 елдан Ерак Көнчыгыш хәрби округының (Петропавловск-Камчатский шәһәре, Көньяк Сахалин шәһәре) 51 нче гомумгаскәри армиясендә 25 нче армия округының ракета-артиллерия коралландыру хезмәте башлыгы.
1991 елдан Украина Кораллы Көчләрендә: 1993 елдан Көньяк оператив командованиенең (Симферополь шәһәре) ракета-артиллерия коралландыру хезмәте башлыгы.
2000–2005 елларда Одесса коры җир гаскәрләре институтында эшли.
3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — Ф.Г.Миңнеханов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.