Биографиясе

1916 елның 9 ноябре, Успенка авылы, хәзер Ворошиловград өлкәсенең Лутугино районы Успенка штп — 1976 елның 29 июле, Казан.

Кече авиация белгечләре мәктәбен (1941), Энгельс очучылар хәрби авиация училищесен (1947), Офицерлар составының белемен күтәрү курсларын (Мәскәү, 1952) тәмамлый.

Новороссийск аэродиңгез клубында инструктор булып эшли.

1938 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 36 нчы гвардии бомбардировщиклар авиациясе полкы эскадрильясенең элемтә башлыгы (2 нче һава армиясенең 202 нче бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе).

1944 елның февраленә 1 нче Украина фронты эскадрильясе составында разведка һәм дошман коммуникацияләрен бомбага тоту максатында 182 сугышчан очыш ясый. Шәхсән 3 самолётны бәреп төшерә, төркемдәге самолётлар һәм җир өсте радиостанцияләре белән ышанычлы элемтә урнаштыра.

1961 елдан запаста, Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин