Биографиясе

1913 елның 25 ноябре, Сембер губернасы, Сембер өязе Максимовка авылы – 1946 елның 21 апреле, Украина ССР, Ивано-Франковск өлкәсе Городенко шәһәре.

Туган авылы колхозында хисапчы булып эшли.

1936–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

Совет-фин сугышында катнаша. 1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 565 нче укчы полкның отделение командиры (40 нчы армиянең 161 нче укчы дивизиясе). Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Белгород-Харьков операцияләрендә (1943 ел), Днепр елгасы өчен сугышта (1943 ел), Умань-Ботошаны һәм Дебрецен һөҗүм операцияләрендә (1944 ел) катнаша.

Днепр елгасын кичеп, Луковица авылы янында (Украина ССР, Черкассы өлкәсе Канев районы) батырлык күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрь төнендә сугышчылары белән көймәдә дошман уты астында елганы кичеп чыгып, уңъяк ярда плацдарм яулап алалар һәм полк подразделениеләре килгәнче аны тотып торалар.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Городенкода бер урамга М.Г.Рыжов исеме бирелә һәм истәлек стеласы куела. Городенко районы Незвиско авылында М.Г.Рыжовка һәйкәл салына.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.