Биографиясе

1952 елның 10 мартында Казанда туа.

Адмирал С.О.Макаров исемендәге Югары хәрби-диңгез училищесен (Владивосток шәһәре, 1976), Хәрби-диңгез академиясен (Ленинград, 1984), РФ Кораллы Көчләре Генштабы академиясен (Мәскәү, 1996) тәмамлый.

Училище тәмамлагач, Тын океан чик буе округында (Курил утраулары) хезмәт итә, штурманнан алып, чик буе сакчы корабль командирына кадәр хәрби юл үтә.

1985–1991 елларда Балтыйк буе чик буе округында (Латвия): 1985 елдан чик буе корабльләре берләшмәсенең штаб башлыгы (Лиепая шәһәре): 1987 елдан чик буе корабльләре берләшмәсе командиры (Вентспилс шәһәре).

1992–1994 елларда Тын океан чик буе округы командующие ярдәмчесе — округ хәрби көчләр командующие (Владивосток шәһәре).

1996 елдан Кавказ махсус чик буе округы хәрби көчләре командующие (Ставрополь шәһәре).

1998 елдан — запаста.

1998–2004 елларда халыкара «Дуслык һәм Бердәмлек федерациясе» оешмасы рәисе урынбасары.

2004 елдан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Балыкчылык хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары.

2006 елдан «Россельхознадзор»ның Камчатка өлкәсе һәм Коряк автономияле округы буенча территориаль идарәсе башлыгы.

Бүләкләре

2 һәм 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы (2002).

Автор — М.З.Хәбибуллин