- РУС
- ТАТ
авиация генерал-майоры (1970), ике тапкыр Советлар Союзы Герое (19.4.1945, 29.6.1945)
1923 елның 28 гыйнвары, Донецк өлкәсенең Изюм шәһәре — 2008 елның 13 мае, Киев.
Очучыларның Ворошиловград хәрби авиация мәктәбен (1943), Хәрби-Һава академиясен (Монино поселогы, Мәскәү өлкәсе, 1951) тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы елларында очучы-штурмовик (1943 елның мартыннан), Көньяк, 4 нче Украина һәм 3 нче Белоруссия фронтларында 75 нче гвардия авиаполкының звено командиры, эскадрилья командиры урынбасары, командиры. 219 сугышчан очыш ясый.
1960 елдан Харьков югары хәрби команда-инженерлар училищесендә кафедрасы башлыгы.
1962 елдан Казан югары артиллерия командирлар училищесе башлыгы урынбасары.
1964 елдан Рига югары хәрби команда-инженерлар училищесенең читтән торып уку факультеты башлыгы.
1968–1983 елларда Киев югары хәрби авиация инженерлары училищесе башлыгы урынбасары.
Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Туган ягында Геройга бронза бюст куелган.
В гвардейской семье. К., 1975.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Соколов В.Д. Мои друзья — лётчики. М., 1969; Подвиги во имя Отчизны. Хар., 1974; Люди бессмертного подвига. М., 1975. Кн. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.