- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1989)
1944 елның 9 августында Оренбург өлкәсенең Илек районы Озерки авылында туа.
М.В.Фрунзе исемендәге Омск югары гомумгаскәри командирлар училищесен (1967), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1975), Генштаб хәрби академиясен (Мәскәү, 1989) тәмамлый.
1975–1982 елларда Белоруссия хәрби округында мотоукчылар часте командиры урынбасары, часть командиры; 1982–1985 елларда танк берләшмәсе, 1985–1987 елларда армия берләшмәсе командующие урынбасары.
1989 елдан Себер хәрби округында штаб башлыгының 1 нче урынбасары.
Кызыл Йолдыз һәм 3 дәрәҗә "СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен" орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.