Биографиясе

1910 елның 3 феврале, Казан — 1943 елның 6 июле, Курск шәһәре.

Хәрби пехота мәктәбен (1929), Оренбург хәрби очучы-күзәтчеләр мәктәбен (1934) тәмамлый.

1928 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет гаскәрләренең Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия (1939) походында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 125 нче бомбардировщиклар полкы штурманы (23 нче армиянең 5 нче катнаш авиация дивизиясе).

Ленинград фронты авиациясе составында 1941 нең декабренә 75 сугышчан очыш ясый, дошман гаскәрләрен һәм дошман тылындагы мөһим хәрби объектларны бомбага тота. 1943 нең 6 июлендә Ленинград янында сугышчан бурыч үтәгәндә батырларча һәлак була.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Буров А.В. Твои Герои, Ленинград. Л., 1970;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин