Биография

1919 елның 24 ноябре, Харьков губернасы Чугуев шәһәре, хәзерге Украинаның Харьков өлкәсе – 1944 елның 22 гыйнвары, Новгород өлкәсе Новгород районы Кшентицы авылы янында.

Ярлы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпнең ун сыйныфын тәмамлый. 1937 елның октябрендә Кызыл Армиягә хезмәткә алына, 1939 елда Харьков танк училищесын тәмамлый.

1941 елның июненнән – Бөек Ватан сугышы фронтларында; Ленинградны саклауда, Волхов фронтындагы сугышларда катнаша, шуның өчен соңыннан "Ленинградны саклаган өче" медале белән бүләкләнә. Сугыш вакытында өч тапкыр яралана.

1944 елның гыйнварына гвардия капитаны В.Г.Литвинов Волхов фронты 8 нче армиясенең 7 нче аерым гвардия танк бригадасының танк ротасы белән командалык итә. Новгород өлкәсен азат иткәндә Ленинград – Новгород операциясе барышында аеруча батырлык күрсәтә. 1944 елның 22 гыйнварында Литвинов ротасы Кшентицы авылын азат итүдә катнаша: үз танкында ул беренчеләрдән булып торак пунктка бәреп керә һәм дошманга ут ача. Бу сугышта рота дошманның 6 артиллерия орудиесын, 10 автомашинасын, 4 йөк тракторын, берничә дистә солдатын һәм офицерын юк итә, немец обозын тар-мар итә. Сугышта Литвинов танкы сафтан чыгарыла, капитан үзе авыр яралана, ләкин рота белән үлеменә кадәр җитәкчелек итүен дәвам итә.

Бөек Новгород шәһәрендә Новгород Кремле стенасы янындагы "Мәңгелек дан уты" мемориалы янындагы туганнар каберлегендә җирләнә.

Бүләкләре

Ленин ордены, "Батырлык өчен" һәм "Ленинградны саклаган өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөек Новгородта, Түбән Новгородта, Чугуевта, шулай ук Казанда В.Г.Литвинов исеме белән аталган урамнар бар.