Биографиясе

1914, Казан губернасы, Чистай өязе Каравыл Тавы авылы — 1943 елның 19 гыйнвары, Ленинград өлкәсенең Ломоносов районы Лебяжье торак пункты.

Ейск хәрби-диңгез авиация училищесен тәмамлый.

1936 елдан Хәрби диңгез флотында, совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия истребительләр авиациясе полкы штурманы (Балтыйк флоты Хәрби һава көчләренең 61 нче истребительләр авиациясе бригадасы).

Кузнецов 270 сугышчан очыш ясый, 60 һава сугышында һәм 57 һава һөҗүмендә катнаша; дошманның 9 самолётын бәреп төшерә.

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Герои войны. Таллин, 1984;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.               

Автор  — М.З.Хәбибуллин