Биографиясе

1916 елның 12 октябре , Уфа губернасы, Минзәлә өязе Рус Акташы поселыгы —1943 елның 10 октябре, Ленинград шәһәре.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1939). Армия сафларына кадәр туган посёлогында урман сәнәгате хуҗалыгында хисапчы булып эшли. 1937 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 749 нчы укчы полкның штаб башлыгы ярдәмчесе (55 нче армиянең 125 нче укчы дивизиясе). Ленинград фронты гаскәрләре составында Ленинградның көньягында оборона сугышында катнаша.

1941 елның октябрь–декабрендә Ленинград өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: Хаболово авылы (Ленинград өлкәсе Кингисепп районы) һәм Колпино шәһәре (Ленинград янында) тирәсендә Козлов җитәкчелегендәге рота дошманның җанлы көчләренә һәм сугышчан техникасына зур зыян китерә; яралануына карамастан, сугыш кырын ташламый һәм батальон белән җитәкчелек итүен дәвам итә.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Нурлат шәһәрендәге бер урам Герой исемен йөртә, Самара шәһәрендә һәйкәл куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963; Буров А.В. Твои герои, Ленинград. Л., 1970;

Герои огнённых лет. Ярославль, 1985;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин