Биографиясе

1898 елның 23 декабре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Чишмә Кирмәне авылы — 1983 елның 19 ноябре, Куйбышев шәһәре.

Подпрапорщиклар мәктәбе каршындагы унтер-офицерлар бүлеген (Казан, 1916), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1936) һәм Генштаб Хәрби академиясен (Мәскәү, 1939) тәмамлый.

Гражданнар сугышында, Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелештә катнаша (1939).

Бөек Ватан сугышы елларында Умань дивизиясендә 3 нче гвардия һава десанты командиры, Яссы-Кишинёв операциясендә батырлык күрсәтә; сугыш хәрәкәтләре белән оста идарә иткәне өчен Герой исеме бирелә.

1945–1955 елларда Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Малоархангельск (Орёл өлкәсе), Тульчин, Радомышль, Умань (Украина Республикасы) шәһәрләренең Мактаулы гражданы.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.