Биографиясе

1916 елның 12 марты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Сугышлы авылы — 1983 елның 18 апреле, Казан.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1934), Энгельс очучылар хәрби авиация мәктәбен (1940), Хәрби-һава көчләренең Югары штурманнар мәктәбен (1941), Югары офицерлар очу-тактик курсларын (1951) тәмамлый.

Туган авылы колхозында зоотехник булып эшли.

1936 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 199 нчы штурм авиациясе дивизиясе 783 нче штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры (4 нче һава армиясенең 4 нче штурм авиациясе корпусы). 1945 елның апреленә 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында дошман ныгытмаларын һәм гаскәрләрен бомбага тоту өчен 88 сугышчан очыш ясый; 16 һава сугышында дошманның 3 самолётын бәреп төшерә.

1958 елдан запаста, Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Йолдыз, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә Геройлар аллеяларында Хәлиуллинга бюстлар куела.

Сугышлы авылында, Бөгелмә, Лениногорск, Чаллы шәһәрләрендә урамнарга Хәлиуллин исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин