Биографиясе

1016 – 1021 еллар арасы, Баласагун шәһәре – 1070 елдан соңрак.

Карлук-уйгыр шивәсендә язылган һәм төрки халыкларның уртак әдәби ядкәре булган «Котадгу белег» («Игелекле белем», 1069–1070) исемле үгет-нәсыйхәт характерындагы поэма авторы. Шул заманның фәлсәфи мәсьәләләрен тирәнтен яктырткан, фәнни һәм әдәби кыйммәткә ия булган поэмасы өчен автор хас-хаҗиб – сарай вәзире итеп билгеләнә.

Иҗаты

Баласагуни төрки телле шигърияттә беренче булып гаруз шигъри үлчәм системасын куллана. «Котадгу белег» поэмасы сигез буынлы кыскартылган мөтәкариб вәзене белән язылган 6722 бәйттән, шигъри һәм чәчмә кереш сүзләрдән, 85 бабтан һәм өч бүлекле соңгы сүздән тора. Әсәрнең тоташ сюжеты юк. Башындагы 4 баб, Шәрык шигърияте традицияләренә хас булганча, Аллаһыны мактаудан, Мөхәммәд пәйгамбәр, беренче дүрт хәлифә һәм караханилар идарәчесе Табгач Богъра ханга мәдхия укудан гыйбарәт. 5 нче бабта Бруж йолдызлыгы тасвирлана, 6–11 бабларда шагыйрь игелеклелек, акыл, белем һәм сүзнең бөеклеге, мәңгелеге турында фикер йөртә.

Поэма әлеге сыйфатларны чагылдыручы персонажларның үзара бәхәсе рәвешендә корылган: Көнтугды, Айтулды, Угдулмыш – Шәрык мөселман дөньясының рухи кыйммәтләре саналган Гаделлек, Акыл һәм Бәхетне гәүдәләндерәләр. Дүртенче символик образ – Үзгәрмеш кеше гомеренең кыскалыгы, үлемнең котылгысызлыгы турындагы суфичылык тарафдарлары алга сөргән фикерләрне чагылдыра.

Поэмада Караханилар дәүләтенең иҗтимагый тормышы сурәтләнә, сарай әһелләренең һәм феодаль-клерикаль аксөякләрнең әхлакый йөзе тасвирлана, җәмгыятьнең социаль төзелеше мәсьәләләре күтәрелә. «Котадгу белег» – урта гасырлар төрки әдәбиятында кешенең бөеклегенә дан җырлаучы, дәүләт белән гадел һәм акыллы идарә итү идеалын чагылдыручы, законны өстен куючы беренче әсәр.

Поэмада төрки халык иҗаты үрнәкләре (мәкаль һәм әйтемнәр) зур урын алган. Анда борынгы төрки, һинд-кытай, гарәп-фарсы әдәбиятларындагы әхлакый-этик традицияләр бергә кушылган, төрки әдәбиятта дидактик юнәлешкә нигез салынган. Әсәр Идел буенда һәм Урал төбәгендә татарлар арасында киң тарала. Поэма ХХ нче йөзгәчә төрки халыклар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый.

Татар әдәбиятында «Котадгу белег» әсәренең йогынтысы Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Котб, Мөхәммәдъяр, Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Акмулла, Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Гафури, Г.Исхакый һ.б. әдипләрнең иҗатларында чагылыш таба.

Әсәрләре

Наука быть счастливым. М., 1971.

Благодатное знание. М., 1983.

Әдәбият

Валитова А.А. К вопросу о фольклорных мотивах в поэме «Кутадгу билиг» // Советское востоковедение. 1958.№ 5.

Абилов Ш. «Кутадгу билиг» в булгаро-татарской литературе // Советская тюркология. 1970. № 6.

Ганиева Р.К. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. Казань, 1988.

Автор – Р.К.Ганиева