Биографиясе

1911 елның 28 июле, Казан губернасы, Мамадыш өязе Курсабаш авылы — 1945 елның 1 мае, Старгард-Щециньски шәһәре, Польша.

Хәрби-сәяси училище (1935), сәяси состав курсларын (1940), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1944).

1931 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1069 нчы укчы полк командиры (61 нче армиянең 311 нче укчы дивизиясе). Брянск, Көнбатыш, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү янындагы сугышта (1941–42), Орёл, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның гыйнварында Польша территориясендә барган сугышларда батырлык күрсәтә. 14 гыйнварда Конары торак пункты янында (Варка шәһәреннән 11 км төньяктарак) Хәбибуллин җитәкчелегендәге полк дошман оборонасын өзә һәм, аны эзәрлекләп, 26 гыйнварда Германия чигенә килеп җитә; 28 гыйнварда полк Шнейдемюль шәһәре (Пила шәһәре) өчен барган сугышларда катнаша. Старгард-Щециньски шәһәре өчен барган сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Невель шәһәренең (Псков өлкәсе) бер урамына Хәбибуллин исеме бирелә, анда Геройга мемориаль такта, ватанында бюст куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин