- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (10.4.1945), гвардия полковнигы
1922 елның 5 августы, БАССРның Иске Бүздәк авылы — 1986 елның 12 декабре, Украина ССР, Волынь өлкәсенең Луцк шәһәре.
Свердловск очучылар хәрби авиация мәктәбен (1942), Офицерларның югары очу-тактик курсларын (1950), Авиация полклары командирларының үзәк очу-тактик курсларын тәмамлый (1956).
1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 140 нчы штурм авиациясе полкында эскадрилья командиры урынбасары (2 нче һава армиясе 1 нче гвардия штурм авиакорпусының 8 нче гвардия штурм авиациясе дивизиясе). 1945 елның гыйнварына 1 нче Украина фронтының очучылар берләшмәсе составында дошман аэродромнарына, ягулык һәм сугыш кирәк-яраклары складларына, тере көчләр һәм техника тупланган урыннарга разведка ясау һәм аларны штурмлау максаты белән 148 сугышчан очыш ясый. 23 төркемле һава сугышында 8 дошман самолётын бәреп төшерә.
Сугыштан соң СССР Хәрби Һава Көчләрендә хезмәтен дәвам итә.
1973 елдан запаста, Луцк шәһәрендә эшли.
Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.