Биографиясе

1906 елның 23 декабре, Самара губ., Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе авылы — 1937 ел, Арчена шәһәре, Испания.

Тула хәрби-пехота мәктәбен (1926), Ленинград бронетанк курсларын (1932) тәмамлый.

1923 елдан Кызыл Армиядә.

1936–1937 елларда Испаниядә гражданнар сугышында катнаша (танк ротасы командиры).

Теруэль шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Хәрәкәтсез калган танктан торып 8 сәгать дәвамында дошман белән сугыша. Харам елгасы янындагы сугышта, танкы сафтан чыгарылгач, шәхси коралыннан атыша. һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин