Биографиясе

1853 елның 12 июле, Гродно губернасы – 1914 елның 20 ноябре, Одесса шәһәре.

Польша-Литва татарларыннан.

Санкт-Петербургта юнкерлар училищесен тәмамлый. 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышында кече офицер, 1900 елда Көньяк Маньчжуриягә һөҗүм итүдә һәм 1904–1905 елларда рус-япон сугышында батальон һәм бригада командиры буларак катнаша. Беренче бөтендөнья сугышында 4 нче укчы бригада командиры, 3 нче Гренадёрлар дивизиясе башлыгы.

3 нче, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 3 нче, 4 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.

Автор – Я.Я.Гришин