Биографиясе

1898 елның 1 гыйнвары, Архангельск өлкәсенең Приозёрный районы Зехново авылы – 1978 елның 24 октябре, Воронеж шәһәре.

Укытучылар семинариясен (1916, Петрозаводск шәһәре), Алексеевск хәрби училищесен (1917), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1927, Мәскәү) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнаша. 1941 елның 22 июненә кадәр Балтыйк буе аерым хәрби округының 27 нче армиясе штабы җитәкчесе. 1941 елның августында авыр яралана. 1943 елдан Харьков хәрби училищесе җитәкчесе.

1944 елның 12 августында ачылган Казан суворовчылар хәрби училищесенең беренче башлыгы.

1946 елдан Таҗикстан, 1948–1958 елларда Воронеж университетларының хәрби кафедралары җитәкчесе.

Бүләкләре

Ленин, ике Кызыл Байрак, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Это было, было... Йошкар-Ола, 1991.

Насыбуллин М.Ш., Хронусов А.В. Детство и юность в алых погонах. Казань, 1995.

Белов А.А. Мы – из Казанского суворовского. М., 1999.