Биографиясе

1915 елның 20 сентябре, хәзерге Башкортстан Республикасының Күмертау районы Икенче Кинҗәбозау авылы – 1945 елның 5 гыйнвары.

1937 елдан Совет Армиясендә. Совет-фин сугышында (1939–1940) катнаша, 13 нче армиянең 97 нче укчы дивизиясе 136 нчы укчы полкында танк укчы-радисты була. Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында 1940 ел башында һөҗүм операциясендә катнаша, Маннергейм линиясен өзгәндә батырлык күрсәтә.

Ульянов танк училищесен тәмамлый (1941).

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк батальоны командиры, танк полкы командиры урынбасары. Курск сугышында (1943), Украинаны, Венгрияне, Румынияне азат итү сугышларында катнаша.

Бүләкләре

Ленин, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966.

Побратимы Матросова. Минск, 1984.