Биографиясе

1926 елның 15 июне, хәзерге Кукмара районы Югары Өскебаш авылы – 2014 елның 20 июне, Казан.

1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гвардия армиясенең 2 нче гвардия танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә.

Мәскәүдә Җиңү Парадларында катнаша (1945 елның 24 июне; 1995 елның 9 мае).

Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби институтын тәмамлый (1959).

1972 елдан запаста.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.

Добротворский Н.П. Герой Советского Союза Сабир Ахтямов. Л., 1965.

Галицкий К.Н. В боях за Восточную Пруссию. М., 1970.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.