Биографиясе

1883 елның 15 декабре, Казан губернасы, Царёвококшайск өязе Түбән Көек авылы — 1933 ел, Свердловск шәһәре.

1888 елда Хәсәни гаиләсе Казанга күченә.

Рус, төрки телләрен камил өйрәнә, гарәп һәм француз телләрен белә.

1907 елда Г.Рәхмәтуллин белән «Гасыр» нәшриятын оештыра. 1910 елда басмаханә эшен өйрәнү өчен Швейцария, Польша, Германия, Франциягә бара.

Татар телендәге «Аң» журналының нашире һәм мөхәррире (1912–1918). Татар драматургиясендә «Г.Ильяси» тәхәллүсе белән билгеле.

1907 елда Хәсәнинең бер актлы «Денщик Гали», «Хат болгатты» комедияләре, 1914 елда халык әкиятләре мотивлары буенча балалар өчен «Батыр тегүче һәм үги ана» хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

А.Чеховның «Бәхәс» («Спор»), А.Франсның «Бине Бәшир тарихы» («История бин Башира»), А.Амфитеатровның «Укучы дус» («Ученик-друг»), А.Апинянскийның «Сахра» («Простор») хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1926 елда татар язучылары, галимнәре, журналистлары, әдәбиятчылары, шул исәптән Хәсәни тарафыннан «Яңа китап» кооператив нәшрияты оештырыла, анда Хәсәни нәшрият эше белгече буларак чакырыла.

1931 елда «милли буржуазия белән элемтәдә торуда, яшерен әдәбият таратуда» гаепләнеп репрессияләнә. 3 елга концлагерьга хөкем ителә, җәза срогын Беломор-Балтыйк каналы төзелешендә үти. Азат ителгәннән соң күп тә үтми тифтан үлә.

Үлгәннән соң аклана (1959).

Әдәбият     

Йөзмөхәммәтова Л. XX йөз башы татар мәдәни тормышында Әхмәтгәрәй Хәсәни // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2009. № 2.