Биографиясе

1897 елның 9 марты, Казан губернасы, Казан өязе Алат авылы – 1949 елның 17 ноябре, Минск.

Казан пехота курсларын (1920), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясен механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен (1935), Химик саклану хәрби академиясен (1938, Мәскәү), К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елдан Кызыл Армиядә: Гражданнар сугышында Юденич, Деникин армияләренә каршы сугыша. Бөек Ватан сугышы алдыннан танк дивизиясе җитәкчесе, 1941 елның июненнән 23 нче танк корпусы командиры.

Яссы-Кишинев операциясендә (1944), Будапешт өчен барган сугышларда (1945) батырлык күрсәтә.

1948 елдан Белоруссия хәрби округының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие.

Бүләкләре

Ике Ленин, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.

Гараев М. Ахманов Алексей Осипович // Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т.1.