Мәкалә XX йөзнең икенче унъеллыгы башында татар авылы җәмәгатенең хәзерге вакытка кадәр киң җәмәгатьчелеккә артык билгеле булмаган социаль-юридик документы үзенчәлекләре белән таныштыра. Фәнни әйләнешкә 1912 елның 12 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Әхмәт волостеның Шыкмай авылында (хәзер ТРның Зәй районы) төзелгән солыхнамә – мөстәкыйль хуҗалыкка аерып чыгару турында килешү үрнәкләренең берсе кертелә; документта искә алынган Исрафиловлар нәселенең кайбер дәвамчылары тормышының төп мизгелләре яктыртыла.

Сылтама ясау өчен: Халиуллина Р.И. Бабаларыбыз солыхнамәсе һәм намус // Научный Татарстан. 2021. №1. С.39–42.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хәлиуллина Рәмзия Индус кызы, Казан шәһәре Музей комплексының әйдәп баручы методисты, e-mail: xaliullina61@mail.ru