- РУС
- ТАТ
спортчы (фехтование), СССРның атказанган спорт остасы (1976), Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (1994)
1953 елның 2 гыйнварында Казанда туган.
Казан педагогика институтының физик тәрбия факульлетын тәмамлый (1975).
«Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан), тренерлары А.С.Кислюнин (1967 елдан), В.В.Житлов (1970 елдан).
1976–1979 елда команда беренчелегендә, 1982 елда шәхси беренчелектә – СССР, 1974–1975, 1977–1979, 1984 елларда команда беренчелегендә, 1982 елда шәхси беренчелектә – дөнья, 1976 елда команда беренчелегендә Олимпия уеннары чемпионы.
1974 елда дөнья чемпионатында (бронза, шәхси беренчелектә), 1980 елда Олимпия уеннарында (көмеш, команда беренчелегендә) медальләр ала.
Европа кубогы иясе һәм бу ярышларда алгы урыннарны алучы (1974–1983).
1979 елда Бөтендөнья Универсиадасында (команда беренчелегендә), 1974 елда «Көмеш рапира» халыкара турнирында (шәхси беренчелектә) җиңүче.
1974 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан советында инструктор.
1997 елдан Казанда Н.Ф.Гыйләҗева призына үсмерләр бәйгесе уздырыла. 2000 елда Татарстан Республикасының XX йөздәге иң яхшы спортчы хатын-кызы дип таныла.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Илдарханов И.Г. Олимп тавына ничек менәргә? Казан, 1980;
Житлов В.В. Есть мушкетеры, есть! Казань, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.