Мәкалә Кырым ханлыгының 1648–1649 елларда Речь Посполита, Гетмащина һәм Европа дәүләтләре белән үзара мөнәсәбәтләре тарихына багышлана. Тикшеренүнең максаты – Кырым ханлыгының 1648–1649 елларда Европа дәүләтләре белән үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү һәм бу вакыттагы кампанияләрдә татар гаскәрләренең ролен анализлау.

Әлеге мәкаләнең яңалыгы шуннан тора, автор үзен төбәк кысалары белән чикләмичә, Көнчыгыш Европада сәяси мөнәсәбәтләр картинасын яңадан торгыза, шулай ук Украина һәм Польша чыганакларына нигезләнеп, кырымлылар походларының тулы картинасын бирә. 1648 елгы кампанияләрдә татарларның казаклар ягында катнашуы аларга психологик өстенлек бирә һәм полякларны мораль яктан тарката. Сугышларда Кырым-татар гаскәрләренең чикләнгән контингенты катнаша. 1649 елда кырымлылар Зборов һәм Збараж янында кампанияләрдә украиналылар ягында катнаша, аларның роле уңышка ирешүдә мөһим була. Ләкин Ислам-Гәрәй III кайсыдыр якның хәлиткеч өстенлек алуына юл куймый, һәм вакыйгалардан файдаланып, үзе өчен зур файда ала.

 Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. К вопросу о роли крымских татар в кампаниях Б.Хмельницкого в 1648–1649 г. // Научный Татарстан. 2017. №3. С.5–25.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли Фәннәр академиясе А.Ю.Крымский исем. Шәрык институтының Евразия даласы бүлеге, e-mail: bachman@meta.ua