Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесты XX йөзнең беренче утызъеллыгында тарихи-әдәби процесста “эчке әдәби синтез” мисалы, “чик феномены” буларак тикшерелә. Сезонлы эшчеләрнең тормыш рәвешен, эш көннәрен чын сурәтләү, геройларның мәхәббәтләрен романтик хикәяләү белән бергә, әсәрдә символик пласт та тәкъдим ителә: сәнгатьчә гомумиләштерү символлаштыру юлында була. Диңгез, акчарлаклар, балыклар, ай образлары сюжет системасында вакыйгалар үсеше һәм персонажлар язмышын тасвирлаганда үзгәрешсез бара. Сәнгатьчә хикәяләүнең билгеле бер дәрәҗәсендә символик план өстенлек итә, реалистик һәм романтик эпизодларны универсаль-гомуми мәгънә белән тутыра барып, повестьның социаль-психологик конфликтына фәлсәфи яңгыраш бирә. Дөньяны модернистик рухта субъектив “яңадан тудыру” да импрессионистик хатлар алымының роле әһәмиятле, алар геройларның эчке дөньясын һәм аларның әйләнә-тирә табигатен яңадан тудырганда актив кулланыла, һәм дөньяны аңлатуның төп ысулына әйләнә.

Сылтама ясау өчен: Ибрагимова Л.Г. «Чайки» Ш.Камала: к вопросу о специфике художественного метода // Научный Татарстан. 2013. №3. С.120–127.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ләйсән Галиәхмәт кызы Ибраһимова, соискатель.